Казан ДАУ «Татарча диктант» татар телендә белем алуны тикшерү буенча Бөтендөнья белем бирү акциясе мәйданчыгы булды

19 октябрьдә 13:00 сәгатьтә Казан ДАУ «Татарча диктант» дигән акция–конкурс старт алды.

Акция барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез. Татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүче, шулай ук татар телен ирекле белүче кешеләрнең дә катнашуын күздә тота. Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә.

Дөрес яза белүгә, әдәби татар телен белүгә үз-үзеңне тикшерү өчен университетның барлык факультетларыннан һәм институтларыннан 50дән артык студент җыелган иде. Аларга укытучылар да кушылды.

Диктант текстын ТРның атказанган артисты, ТНВ телетапшыруларын һәм «Татарлар» программасын алып баручы Инсаф Абдулла укыды.

Акцияне философия һәм хокук кафедрасы оештыру-тәрбия эшләре идарәсе белән берлектә оештырдылар.

Татар теле буенча диктант мәйданчыкларны оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк, алар арасында филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары бар.

Быел диктант РФнең 45 төбәгендә, ТРның барлык районнарында һәм дөньяның 12 илендә узды. Алар арасында Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ. б. бар.