Казан ДАУ Татарстан нефть, газ, химия форумында катнашты

Татарстан нефть, газ, химия форумы – Россия нефть, газ тармагының иң эре халыкара чараларның берсе. Ул 2-4 сентябрьдә «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үтә. Әлеге чарада «Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге» проекты кысаларында Казанның югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре актив катнаштылар.

Университетның күргәзмә экспозициясендә фәнни-белем бирү үзәге кысаларында тормышка ашырыла торган проектлар тәкъдим ителде. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты нефть химиясе эшчәнлегенең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча проект тәкъдим итте. Алар агач токымнарының артык углекислый газга каршы көрәштә кулланыла алуын күрсәттеләр.

Университет экспозициясендә республиканың беренче затлары, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Савельев Игорь Леонидович булды. Ректор Вәлиев Айрат Рәсим улы Президентны һәм делегация әгъзаларын авыл һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә университетның проектлары һәм эшчәнлек юнәлешләре белән җентекләп таныштырды.

Университет экспозициясен оештыруда фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Р. М., фәнни-инновацион эшчәнлек буенча Идарә хезмәткәрләре Кәлимуллин М. Н. һәм Мөхәммәтшин И. С., урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Пухачева Л. Ю., урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Мусин Х. Г., доцент Мөхәммәтшина А. Р., агрономия факультеты деканы Сержанов И. М. һәм башка хезмәткәрләр зур эш башкардылар.