Казан ДАУ «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

2021 елның 14 апрелендә «Татар төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ делегациясе, оешма директоры Нурислам Хәбипов җитәкчелегендә, хезмәттәшлек турында килешү төзү һәм база кафедрасын булдыру максатыннан, Казан ДАУнда булды. Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев һәм агрономия факультеты деканы Игорь Сержанов делегация әгъзаларын факультетның лабораторияләре белән таныштырдылар, иң заманча җиһазларны күрсәттеләр һәм фәнни тикшеренүләр уздыру мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Яклар үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар һәм ФДБУ «Татар төбәкара ветеринария лабораториясе» үсемлекләр карантины һәм фумигация, туфрак тикшеренүләре, орлык материалының, ашлыкның һәм аны эшкәртү продуктларының сыйфатын бәяләү өлкәсендә эшләүче бүлекләр нигезендә Казан ДАУның база кафедрасын булдыру турында килештеләр. База кафедрасын оештыруның максаты – практик әзерлекнең сыйфатын камилләштерү, укучыларның белемнәрен һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү, фәнни-тикшеренү эшләрен башкару өчен матди-техник базадан файдалану.

Планлаштырыла торган гамәли чараларны уздыру уртак фәнни-тикшеренү эшләрен гамәлгә ашыру һәм аларның авыл хуҗалыгы практикасына нәтиҗәләрен кертү мөмкинлеген билгеләячәк, шулай ук студентларның әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк.