Казан ДАУ «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионаты ставкалары лигасының 7 тур матчы узды

2020 елның 5 августында “Тулпар” стадионында ир-атлар «Стрела» (Казан) һәм «Металлург» (Новокузнецк) командалары арасында регби буенча Россия чемпионаты ставкалары лигасының 7 тур матчы узды. Кызыклы, киеренке уенда «Стрела» командасы 12:21 исәбе белән җиңелде. Матчта Татарстан Республикасы җитәкчеләре – Премьер-министр Песошин Алексей Валерьевич, ТР Спорт министры Леонов Владимир Александрович, РФ Федераль монополиягә каршы хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Шәфигуллин Айрат Радин улы һәм башка рәсми затлар катнашты.