Казан ДАУ «Тулпар» стадионының уен кыры халыкара аккредитация алды

«Тулпар» стадионының төп уен кырының ясалма келәмен яңарту, алдан амортизация салу һәм кыр сынаулары нәтиҗәләре буенча, LaboSport халыкара лабораториясе, WorldRugby халыкара регби федерациясе таләпләренә туры килү буенча халыкара сертификат алды. Сертификат 2012 елның 2 октябренә кадәр гамәлдә була һәм «Тулпар» стадионында халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру хокукы бирә.

Хәзер стадионның төп кыры WorldRugby сайтында сертификацияләнгән уен кырларының дөнья исемлегендә бар.

https://playerwelfare.worldrugby.org/?subsection=71