Казан ДАУ укытучылары һәм хезмәткәрләре «Иннополис» университетында CDO (Chief Data Officer) программасы буенча укулар уза

17 октябрьдә «Иннополис» Университетында өстәмә һөнәри белем бирү программасы – «CDO (Chief Data Officer) – мәгълүматларга нигезләнгән идарә» программасы буенча укулар башланды. Ул өч этапта узачак:

– 2019 елның 16-18 октябре (беренче көндезге модуль);

– 2019 елның 19 октябреннән 12 ноябренә кадәр (программаны үзләштерү һәм төркем проектларын әзерләү өчен кирәкле дистанцион модуль);

– 2019 елның 13 ноябреннән 15 ноябренә кадәр (икенче көндезге модуль).

Укыту мастер – класслар, төркем эшләре, воркшоплар һ. б. форматларда алып барыла.

Укуларда Казан ДАУ фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр бүлеге хезмәткәре Мөхәммәтшин Илшат Сөләйман улы, җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы доценты Трофимов Николай Валерьевич, икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Газетдинов Шамил Миршәрип улы, машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасының өлкән укытучысы Сабиров Рәис Фәрит улы катнаша.