Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары «Кошлар бәйрәме» оештырдылар

2020 елның 13 мартында Казан шәһәре Совет районының № 230 нчы балалар бакчасында «Кошлар бәйрәме» оештырылды. Чара урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары профессор Мусин Х.Г., доцент Мухаметшина А. Р., урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары инициативасы белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә үткәрелде.