Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары XV инвестиция-венчур форумында катнаштылар

Бүген “Kazan Expo” да XV инвестиция-венчур форумы ачылды. Анда Россия, АКШ һәм Кытайдан 200 дән артык эксперт катнаша, ә күргәзмәдә инвесторлар эзләп илледән артык компания үз стендларын урнаштырды. Иң яхшы 10 команда берьюлы ике конкурс сайлап алуында җиңүгә дәгъва кылачак. 2021 елда приз фонды 80 млн сум тәшкил итәчәк. «Без барыбыз да аралашуны сагынабыз. Ковид безне аерды, әмма бүген безнең аралашу өчен менә дигән мөмкинлек, — дип ачып җибәрде форумны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Россиядә венчур бизнесы үсәчәк дип ышанам». Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары, ректор Вәлиев А.Р. җитәкчелегендә, күргәзмәдә булдылар һәм тәкъдим ителгән проектлар белән таныштылар.