Казан ДАУ укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары республика өмәсендә актив катнаштылар

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм “ЭКОЯЗ-2021” республика акциясе башланды. Бу чорда территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына бара.

22-24 апрель көннәрендә Республика өмәсе үткәрелә, анда гадәттәгечә университет укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары актив катнаша. Проректор З.Р. Закиров җитәкчелегендә хуҗалык-икътисади эшчәнлек идарәсе өмә өчен барлык кирәкле инвентарьлар белән тәэмин иттеләр, шулай ук барлык объектларда да шәхсән булдылар. Һәр структур бүлекчә аларга беркетелгән территорияләрдә зур энтузиазм белән эшләде.

Катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!