Казан ДАУ укытучылары Коррупциягә каршы республика конкурсында катнаштылар
«2015-2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда мәгариф оешмаларының, фәнни-тикшеренү оешмаларының, аспирантларының һәм студентларының профессор-укытучылар составы арасында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру темасына фәнни-гамәли тикшеренү эшләре конкурсы үткәрелде. Конкурста Казан ДАУ укытучылары Гали Булат Тәлгать улы, Фәйзрахманов Ленар Мансур улы, Лукманов Руслан Рушан улы, Барсукова Рәмсия Сибахатулла кызы катнаштылар.
Казан ДАУның Философия һәм хокук кафедрасы укытучысы Барсукова Рәмзия Сибгатулла кызы мактаулы III урынны алды. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!