Казан ДАУ укытучылары Лубян авылында ачык урман дәресе үткәрделәр

15 апрельдә ТР Кукмара районының Лубян авылында яшәүчеләр өчен урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары, Кукмара муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Нуриев Р. Б. катнашында ачык урман дәресе үткәрде.

Чарада «Җәмгыятьтә урманнарның роле» темасына доклад белән Лубян урман техникумын тәмамлаган урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Х. Г. Мусин чыгыш ясады. Ачык дәрестән соң Шәрипов Р. һәм Гаделшина А. җитәкчелегендә «Бергә» студентлар клубы концерт оештырды. Казан ДАУ, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, район белән актив хезмәттәшлек иткән өчен, ТР Кукмара районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Үз чиратында, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Гафиятов Р.Х. Казан ДАУ ректорының мактау грамотасын Лубян авыл мәдәният йорты директоры Мәҗитовка дәресне оештырганы өчен тапшырды.