Казан ДАУ укытучылары Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында урман хуҗалыгы токымнары орлыкларын чәчүне оештырдылар

2020 елның 16 маенда урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары профессор Х. Г. Мусин, доцент Мөхәммәтшина А. Р., Петрова Г. А., аспирант Таҗиев И. Р., икътисад институтының авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы аспиранты Сафиуллин Н.А., механикалаштыру һәм техник сервис институты аспиранты Сабиров Б. М. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ырынгы урта мәктәбе территориясендә ябык грунтта урман хуҗалыгы токымнары орлыкларын чәчүне оештырдылар. Эш «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе, урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган И. И. Гатауллин һәм Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, МКУ башлыгы И. Ф. Ханбиков, Ырынгы урта мәктәбе директоры О. Н. Дворцов, химия укытучысы – мәктәп урманчылыгының отряд җитәкчесе А. К. Алексеева, мәктәп урманчылыгы әгъзалары Блинова Д., Иванова Л., Комиссарова У. белән берлектә алып барылды. Чәчү заманча технологик схемалар буенча, үсешне стимуллаштыручы яңа биопрепаратлар кулланып башкарылды.