Казан ДАУ вәкилләре Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы грантларына ия булдылар

Росмолодежьның яшьләр инициативаларының грант конкурсы «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керә. Конкурс ике категориядә үткәрелде: анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр, шулай ук югары уку йортлары катнаша алды. Казан дәүләт аграр университетыннан конкурс гаризасына быел студентлар иҗтимагый берләшмәләре һәм институтларның яшьләр инициатив төркемнәре вәкилләренең 12 проекты, шулай ук физик затлардан 4 проект керде. 29 апрельдә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү буенча Конкурс комиссиясе утырышы булды.

Казан ДАУ вәкилләре Бөтенроссия конкурсының 6 (8 миллион сумнан артык суммага) грантына  ия булдылар. Номинацияләр: «Мой вуз — твоё будущее», Клуб-городок «Молодая семья», IV Всероссийские студенческие игры боевых искусств, «Кайтам», Теория поколений как основа формирования стратегии работы с современной молодёжью, «Творчество-профессия, профессия-творчество».

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез!