Казан ДАУ вәкилләре фәнни-методик семинарда катнаштылар

2020 елның 4 февралендә Казан кооператив институтында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Россия фәне көненә багышланган «Студентның фәнни дөньякүләм карашын формалаштыру» дигән фәнни-методик семинар узды.

Семинарда Казан ДАУның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Низамов Рөстәм Мингазиз улы, НИРС рәисе Сафиуллин Илнур Наил улы һәм Казан ДАУның яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы катнаштылар.

Семинарда методологик нигезләр һәм фәнни тикшеренүләрне оештыруның методологик принциплары өлкәсендә белемнәрне формалаштыру һәм киңәйтү, шулай ук студентларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның танып-белү процессын үстерү һәм тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләләре каралды.