Казан ДАУ яшь галимнәр Советы утырышы
2020 елның 29 гыйнварында механикалаштыру һәм техник сервис Институтының укыту-демонстрация үзәгендә Казан ДАУ яшь галимнәр Советының чираттагы утырышы узды.
Яшь укытучылар һәм аспирантлар алдында Совет рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы яшь галимнәр өчен агымдагы конкурслар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Конкурсларга гаризалар бирү үзенчәлекләре аңлатылды.
Фәнни-инновацион эшчәнлек белән идарә итү башлыгы Кәлимуллин Марат Нәҗип улы 2020 елга яшьләр фәнни грантлары һәм Татарстан Республикасы премияләре конкурсына документлар тапшыруның төп этаплары турында сөйләде. Яшь галимнәр грантка чыгымнар сметасын төзү турында сораулар бирделәр.
Моннан тыш, яшь галимнәр эшчәнлеген стимуллаштыру һәм «Казан дәүләт аграр университетының иң яхшы яшь галиме» конкурсын уздыру буенча тәкъдимнәр килде.
Киләсе очрашу формаль булмаган шартларда 2020 елның апрелендә булачак.