Казан ДАУда «Без СПИДка каршы» акциясе узды

5 декабрьдә Казан ДАУның 1А, 1Б тулай торакларының Жара залында СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Кичәгә дресс-код куелган иде: ак күлмәк, кара итәк яки чалбар. Акциянең алыштыргысыз атрибуты – кызыл тасма. Студентлар акциягә плакатлар ясадылар, аларны уңышлы якладылар. Кичәнең кунаклары: тулай торак мөдире – Хөсәенов Раил Камил улы, агрономия факультеты деканы урынбасары – Егоров Леонид Михайлович, ИМиТС директоры урынбасары һәм оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә начальнигы Мостафин Әнәс Әмин улы, тәрбиячеләр – Далалеев Эрик Рафаэль улы, Нәфыйков Инсаф Рәфит улы. Кунаклар студентларга уңышлар теләделәр. Соңыннан дискотека булды.