Казан ДАУда Фән көненә багышланган чаралар башланды

2020 елның 6 февралендә Казан ДАУда «Фән көненә» багышланган чаралар кысаларында «Агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә дисциплинарара хезмәттәшлек» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан деканнар, кафедра мөдирләре һәм директорлары агрономия факультетында һәм механикалаштыру һәм техник сервис Институтында оештырылган музейларны, укыту-демонстрацион классларны карадылар, агроэкологик тикшеренүләр Үзәге, Укыту-демонстрация классы эшчәнлеге белән таныштылар.

Түгәрәк өстәл кысаларында барлык факультетлар да Казан ДАУның профильле кафедралары һәм башка бүлекчәләре белән берлектә гамәлгә ашырылырга тиешле фәнни-тикшеренү проектларын тәкъдим иттеләр. Барлык проектлар да кызыксыну һәм нәтиҗәле фикер алышу уятты.