Казан ДАУда Halloween кичәсе узды

2019 елның 30 октябрендә Казан ДАУның 1 А, Б тулай торагында Halloween кичәсе узды. Мәдәният секторы Мирзасалихова Эльвина һәм Родионова Анжела студентлар советы белән берлектә чарага актив әзерлек алып бардылар.

Студентлар «Иң куркыныч костюм» конкурсында катнаштылар. Кичәнең кунаклары – тулай торак мөдире Хөсәенов Раил Камил улы һәм тәрбияче Нәфыйков Инсаф Рәфит улы иде.

«ЦНТ»ның (Цвета в неоновых тонах) иҗади остаханәсе җитәкчесе Никита Майоров үз коллективы белән интерактив спектакль куйдылар. Чара югары дәрәҗәдә күңелле узды.

Чараның төп өлеше дискотека белән тәмамланды.