Казан ДАУда конкурент базар шартларында табышлы авыл хуҗалыгы бизнесын булдыру мәсьәләләре буенча семинар

Агросәнәгать базарының тотрыксызлыгы, хәвеф-хәтәрләр һәм дөнья базарында глобаль конкуренцияне көчәйтү шартларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре предприятиенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын эзли.

Бүген Казан ДАУның агрономия факультеты базасында «Август-Мөслим» ҖЧҖ мисалында конкурентлы базар шартларында табышлы бизнес төзү өчен игенчелектә төп технологик операцияләр» темасы буенча ике көнлек семинар үз эшен башлады.

Чараны шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы һәм «Август» фирмасы» АҖ компаниясе оештыра. Семинарны ачуда кереш сүз белән Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, «Август» фирмасы АҖ директоры Галәветдинов Айдар Фоат улы чыгыш ясадылар.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы АПК предприятиеләре җитәкчеләрен, шулай ук җитештерүдә карарлар кабул итү өчен җаваплы баш белгечләрне, «Август-Мөслим» ҖЧҖдә кулланыла торган үсемлекчелектә алдынгы технологияләр белән таныштыру булачак.

Семинарның төп темалары – «Август-Мөслим» ҖЧҖнең үсемлекчелек тармагын нәтиҗәле алып бару мәсьәләләрендәге инновацион алымнар, АПКның конкурентлы базар шартларында әлеге тармакны алып бару системасын һәм менеджментны оештыруның стратегик юнәлешләре.

Төп спикерлар: «Август» фирмасы АҖ компаниясе вәкилләре – Михаил Суровцев, Ольга Шибаева; ЕвроХим компаниясе – Сергей Кижапкин; ДЦ Август-агротехнологияләр – Альберт Хуҗин; Дон дәүләт аграр университеты профессоры – Николай Зеленский; «Агротанк» ҖЧҖ – Чугунов Виталий Сергеевич; «Лилиани» ҖЧҖ – Игнатов Юрий Владимирович.Программа семинара.