Казан ДАУда студентларны эшкә урнаштыру һәм җитештерү практикасын оештыру буенча чаралар актив уза

28 апрельдә Казан ДАУда «Защита» студентлар хезмәт отряды эшенә тантаналы озату булды. Быел отряд үзенең унынчы юбилей эшен башлый. Университет бүген үз-үзеңне изоляцияләү һәм читтән торып эшләү режимын үтәргә мәҗбүр булуга карамастан, инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Хәмидуллин Наил Нурулла улы һәм ректор Вәлиев Айрат Рәсим улы җитәкчелегендә, «Защита» студентлар хезмәт отряды белән очраштылар. Студентлар республиканың Нурлат һәм Яшел Үзән районнарына чүп үләннәренә, авыл хуҗалыгы культураларының авыруларына һәм корткычларына каршы көрәш өчен киттеләр. Чарада шулай ук «Скайбилдинг» ҖЧҖ директоры Хомяков А. Г. катнашты. Студентлар чәчүдә тракторчылар һәм агрономнар сыйфатында эшлиләр, авыл хуҗалыгы оешмаларында төрле эш башкаралар, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгына сизелерлек ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук студентлар ландшафт дизайны үзәгендә (җитәкчесе Шәйхрәзиев Шамил Шәйхенурович), университетның теплицаларында һәм башка структур бүлекчәләрендә актив эшлиләр.