Казан ДАУда «Ташлар бакчасы – 2020» фестивале уза

Шушы көннәрдә Казан ДАУнда «Ташлар бакчасы – 2020» фестивале старт алды.

Әлеге проектта кыю идеяләрне тәкъдим итәргә һәм үзләренең кул осталыкларын күрсәтергә теләүчеләр катнаша ала. Тамашачылар өчен бу гармония һәм матурлык атмосферасына чуму гына түгел, ә арт-ландшафт аша бакча билгеләре һәм символлары телендә «сөйләшүче» инсталляция белән танышу мөмкинлеге дә.

«Өмет корабы» дигән беренче шундый проектны, урман тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы мөдире Гобәйдуллина А. Х. җитәкчелегендә, урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 2 курс студенты Анисимова А. һәм Львова В., доцент Хәкимова З. Г. тормышка ашырырга тырыштылар.

Оештыручыларга һәм спонсорларга әлеге конкурс программасында катнашу мөмкинлеге һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез.

Барлык теләүчеләрне «Ташлар бакчасы – 2020» фестиваленә чакырабыз. Онытылмас тәэсирләр, шулай ук үз бакча һәм дача участоклары өчен яңа идеяләр табарсыз!

Фестиваль 8 нче августка кадәр Ферма-2 ур., 74 йорт территориясендә дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат: 88432034849 телефоны буенча.