Казан ДАУда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерлары өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды

25-29 февральдә Казан ДАУ бинасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерлары өчен квалификация күтәрү курслары уңышлы узды. 50дән артык курс тыңлаучылар техниканы эксплуатацияләү үзенчәлекләре, энергиянең альтернатив чыганаклары һәм бөртеклеләрне җыйганда югалтуларны киметү юллары турында белделәр. Шулай ук үзйөрешле һәм асылмалы сиптергечләр җитештерү буенча заводка экскурсия үткәрелде. Курсларның оештырылуы һәм аларның эчтәлекле булуы заманча таләпләргә туры килә һәм бик файдалы, дип билгеләп үтте анда катнашучылар. Хәзерге дөньяда барлык яңалыкларны, үзгәрешләрне күзәтеп бару бик мөһим, шуңа күрә белем алганнан соң да белемеңне арттырырга кирәк.

Курс ахырында тест үткәрелде һәм барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.