Казан ДАУда «Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасының Фәнни-эксперт советы утырышы узды

2020 елның 10 мартында Талантлар Университетының фәнни-эксперт советының чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында Татарстан Республикасында талантларны ачыклау һәм үстерү системасын формалаштыруда эксперт бергәлегенең роле турында фикер алышу мәсьәләләре, «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәген экспертлар белән тәэмин итү буенча эшчәнлекнең арадаш нәтиҗәләре», шулай ук «2021-2025 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы проекты каралды.