Казан ДАУда тулай торактагы студентларга социаль ярдәм оештырылды

Үз-үзеңне изоляцияләү режимына һәм электрон мәгълүмати-белем бирү мохитенә (ЭИОС) укырга күчу сәбәпле, Казан ДАУда 100гә якын кеше, шул исәптән чит ил студентлары да, тулай торакта яшиләр. Аларга ярдәм итү өчен уку йорты администрациясе азык-төлек җыелмалары оештырды. Бу эштә «Полба М» ҖЧҖ һәм Казан ДАУның күптәнге партнерлары Дәүләтов КФХ зур ярдәм күрсәтте. Ике компания җитәкчесе дә университетны тәмамлаучылар.

Бүген, 24 апрель көнне, хуҗалык-икътисадый эшчәнлек буенча проректор Закиров З. Р., халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанов А. А., тулай торак директоры Хөсәенов Р. К. студентларга әлеге азык-төлек җыелмаларын тапшырдылар. Санитар куркынычсызлык нормалары үтәлде.

Студентлар бик канәгать калдылар һәм бу эштә катнашканнарның барысына да зур рәхмәт белдерделәр.