Казан ДАУна Урал федераль округы субъектлары делегациясе визиты булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның күрсәтмәсе нигезендә 2021 елның 10-12 мартында Урал федераль округы субъектлары делегациясенең Татарстан Республикасына бизнес-миссиясе узды.

11 мартта Чиләбе, Курган һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре Чиләбе өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы, Чиләбе агроинженер университеты, «Озер техник көллияте» урта һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре составында Казан ДАУнда булдылар.

Казан ДАУның укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Дмитриев А.В. делегация әгъзаларын университетның эре индустриаль партнерлары ярдәмендә модернизацияләнгән һәм җиһазландырылган механикалаштыру һәм техник сервис Институтының кайбер укыту лабораторияләре, шулай ук яңа әзерлек юнәлешләре, шул исәптән АПКны автоматлаштыру һәм роботлаштыру буенча укыту-демонстрация үзәгенең укыту лабораторияләре белән таныштырды. Аннары кунаклар агрономия факультетында агротехнологик тикшеренүләр үзәген һәм аның заманча лабораторияләрен карадылар. Уку корпуслары һәм гомумән университет белән танышу уңай тәэсирләр калдырды һәм кунаклар мондый җиһазларны беренче тапкыр күрүләрен, университет студентларына көнләшүләрен билгеләп үттеләр. Соңыннан делегация әгъзалары аграр фәннең актуаль юнәлешләре, академик алмашулар, уртак чаралар уздыру буенча үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.