Казан ДАУнда Җиңү көненә багышланган чаралар башланды

15 апрельдә Казан ДАУнда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар старт алды. Икътисад Институты студентларына Россия армиясе тарихы турында лекцияне фәлсәфә һәм хокук кафедрасы ветераны Сырадоев Владимир Иванович укыды. Студентлар актив рәвештә сораулар бирделәр. Форсаттан файдаланып һәм 80 яшь тулу уңаеннан В.И. Сыродоевка университет ректоры исеменнән күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырылды. Аны хуҗалык-икътисади эшчәнлек буенча проректор Закиров З.Р. тапшырды.