Казан ДАУнда ата-аналар җыелышлары узды

2021 елның 23 гыйнварында Казан ДАУнда 1 һәм 2 курс студентларының ата-аналары белән очрашулар узды.

Механикалаштыру һәм техник сервис Институты

Сәламләү сүзе белән беренче проректор – укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Җиһаншин Булат Госман улы чыгыш ясады. Шулай ук ата-аналар алдында институт директоры Яхин С.М. чыгыш ясады, ул аларга һәм Институт эшчәнлеге турында сөйләде. Механикалаштыру һәм техник сервис Институты директоры урынбасары һәм оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә башлыгы Мостафин А.А. ата-аналарга Институт студентларының агымдагы өлгереше турында сөйләде. Очрашу ахырында чыгыш ясаучылар ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Ата-аналар белән очрашуда тулай торак мөдире — доцент Хөсәенов Р.К. чыгыш ясады. Шулай ук коррупциягә каршы эшчәнлек буенча әйдәп баручы белгеч Лукманов Р. Р. чыгыш ясады.

Агрономия факультеты

Ата-аналар каршында факультет деканы Сержанов И.М., кураторлар Шәймарданова А. А., Даминова А.И. чыгыш ясады, алар ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашуда шулай ук ата-аналар алдында тулай торак мөдире Хөсәенов Р.К. чыгыш ясады. Укуда иң актив һәм өлгер студентларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Урман хуҗалыгы һәм экология факультет

Факультет деканы Пухачева Л.Ю., профессор Мусин Х.Г., декан урынбасары һәм университетның профком рәисе Галиуллин И.Р., кафедра мөдирләре, шулай ук төркем кураторлары чыгыш ясадылар. Ата-аналар тарафыннан бик күп сораулар бирелде һәм бу сорауларга җаваплар алынды.

Икътисад институты

Ата-аналар алдында сәламләү сүзе белән икътисад институты директоры М.М. Низаметдинов чыгыш ясады. Анда ул институт эшчәнлеге, әзерлекнең төп юнәлешләре белән таныштырды, вузның күптән түгел аккредитация узуын билгеләп үтте. Җыелышта студентларның өлгереше, яшәү шартлары турында фикер алыштылар. Икътисад Институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Исхаков А.Т. уку процессы, дәресләр һәм практик әзерлекне оештыру белән таныштырды, кышкы һәм җәйге сессиянең нәтиҗәләрен, бәйрәм көннәрен һәм каникулларны яктыртты. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Парфенова К.А. институтның актив студентларын билгеләп үтте. Ата-аналар тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар һәм сораулар бирделәр.