Казан ДАУнда бердәм гамәлләр Көне узды

Казан ДАУнда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында икътисад Институтының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы оештырган бердәм гамәлләр Көне узды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көненә багышланган иде. Аның максаты — сугыш вакытында тыныч яшәүчеләрнең фаҗигасы турында тарихи дөреслекне саклап калу. Студентлар «Нельзя забыть» дигән документаль фильм карадылар. Шулай ук студентлар киләчәккә «Онытырга ярамый» дигән хатлар — үз-үзләренә һәм киләчәк буыннарга юллама яздылар.  Анда тыныч халыкка карата нацистларның гамәлләре турында студентларның шәхси фикерләре чагыла.