Казан ДАУнда чит ил студентлары арасында рус теле буенча Олимпиада узды

11 мартта Казан ДАУнда чит ил студентлары арасында рус теле буенча Олимпиада узды. Ул университетның укыту-методик идарәсе белән берлектә фәлсәфә һәм хокук кафедрасы тарафыннан оештырылды.

Олимпиаданың максаты – рус телен өйрәнү белән кызыксынуны активлаштыру, рус телен өйрәнүче чит ил студентларының иҗади активлыгын стимуллаштыру, рус телен пропагандалау.

Олимпиадада якын чит илләрдән 7 вәкил һәм ерак чит илләрдән 2 вәкил катнашты.

Тест сорауларына җавап биреп, студентлар тел грамматикасы, репликаларны аңлау, эпистоляр жанрдан файдалана белүнең яхшы дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Дискуссиядә студентлар бирелгән тема буенча чыгыш ясарга, сорауларга ирекле җавап бирергә, фикер алышуның логикасын һәм эзлеклелеген үтәргә тиеш иделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр түбәндәге студентларда иде: Бахшалиев Фәрит Нәҗим оглы (М391-04), Рауткина Инга Дмитриевна (Б381-02), Мәхмүтов Кемран Мурадович (Б381-02), Ким Ирина Олеговна (Б401-01), Хәмитов Дамир Ринат улы (Б191-06), Садыйков Мансур Мәхмүт улы (М201-02), Мәхмүтов Кемран Мурадович (Б387-02).