Казан ДАУнда «Фермерлар мәктәбе» проекты тыңлаучыларына һөнәри әзерлек турында дипломнар тапшырылды

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» масштаблы белем бирү проектын гамәлгә ашыру тәмамланды. Дәүләт үрнәгендәге дипломнарны тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, “Россельхозбанк” АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты.

“Фермерлык – ул яшәү рәвеше, бу тулы бер хәрәкәт. Һәм ул актив авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәте, үҗәтлеге, максатчанлыгы аркасында барлыкка килде. Һәм мин сезне Татарстан Республикасының фермерлык хәрәкәтен дәвам иттерүчеләр, безнең заман геройлары дип саныйм. Сез узган этап – әле башлангычы гына, алда сезне зур эшләр көтә. Шуңа да карамастан, республикада сезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтә алырлык уңышлы фермерлар, уңышлы эшкуарлар бик күп”, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов.

“Фермер мәктәбе” проекты – эшкуарлык эшен алып баруның иң мөһим юнәлешләре буенча кабат укытырга мөмкинлек бирә торган яңа һәм уникаль корал. Ул бары тик 15 төбәктә генә узды, шуңа күрә без горурлык белән әйтә алабыз:сез – бөтен Россия буенча яхшыларның да яхшылары. Сез – авыл хуҗалыгында төп звено. Сез, фермерлар, аркасында республикабыз халкы сыйфатлы азык-төлек продуктлары ала, ә авыл хуҗалыгы – перспективалы һәм алга киткән тармакларның берсе. Сезгә яңа бизнес-идеяләрегезне уңышлы гамәлгә ашыруыгызны һәм, иң мөһиме, үз эшегездән ләззәт алуыгызны телим”, – дип, “Россельхозбанк” АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова катнашучыларны укуларны уңышлы тәмамлаулары белән котлады.

“Фермер мәктәбе” яхшы нәтиҗә күрсәтте. Җиңел булмаган сайлап алу йомгаклары буенча 24 кеше укуларны уза алды. Катнашучыларның географиясе шактый киң. Мондый проектларны алга таба да үстерергә кирәк дип уйлыйм», – дип ассызыклады Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.

Татарстанда “Фермер мәктәбе” проекты беренче тапкыр гамәлгә ашырылды. «Сөт-ит терлекчелеге» һәм «Кошчылык» юнәлешләре буенча укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы ярдәмендә Казан дәүләт аграр университетында узды.

Ике ай дәвамында катнашучылар теоретик һәм практик белемнәр алдылар. Бизнес алып баруның юридик аспектларын, бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны, продукцияне сертификацияләүне, фермерлыкның чит ил тәҗрибәсен, нәтиҗәле сату ысулларын өйрәнделәр, финанс гыйлемен арттырдылар, бизнес-план төзеделәр һәм аны уңышлы якладылар, брендлау һәм алга этәрү, реклама кампаниясен башлап җибәрү, сайт һәм мобиль кушымталар булдыру, федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре белән эшләү үзенчәлекләре, электрон сәүдә мәйданчыкларына, шул исәптән «Свое родное» (“Үземнеке”) һәм «Свое фермерство»(“Минем фермерлык”) маркетплейсларына чыгу юлларын өйрәнделәр. Теоретик белемнәр республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә узган практик дәресләрдә ныгытылды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан