Казан ДАУнда «Икътисадны модернизацияләү шартларында АПКны һәм авыл территорияләрен үстерү» III Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

2021 елның 18-19 февралендә Икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы оештырган, профессор Николай Семенович Катков истәлегенә багышланган «Икътисадны модернизацияләү шартларында АПКны һәм авыл территорияләрен үстерү» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференцияне оештыру комитеты адресына көндезге һәм читтән торып катнашу өчен 100 дән артык гариза килде. Фәнни эшләр Россиянең төрле төбәкләре һәм башка илләрдәге тикшеренүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән. Мәсәлән РФ субъектлары: Марий Эл Республикасы, Удмуртия, Чечня, Курск, Калуга, Түбән Новгород өлкәләре һәм башка чит ил катнашучылары -Белоруссия, Казахстан.

19 февральдә пленар утырыш узды, анда ректорат каршындагы киңәшче Фәйзрахманов Җ.И., фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча беренче проректор – проректор Җиһаншин Б.Г., укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Дмитриев А.В., икътисад институты директоры Низаметдинов М.М., Мари дәүләт университеты вәкилләре, шулай ук Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары катнашты.

Чыгыш ясаучыларның докладлары, нигездә, авыл территорияләренең социаль-икътисади проблемаларына, икътисадны һәм агротехнология процессларын цифрлаштыру проблемаларына багышланган иде.