Казан ДАУнда «Культура помощи» лекторийлары узды

Чара экстремизмны һәм радикаль идеологияне профилактикалау өлкәсендә студентларның хокукый грамоталылыгын һәм хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән иде. Лекцияне Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре, Республика ведомстволары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре үткәрде.