Казан ДАУнда “Тоталь диктант-2020” узды

2020 елның 17 октябрендә Казан ДАУның «Фәлсәфә һәм хокук» кафедрасы укытучылары ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясен рус теле буенча оештырдылар.

Быел диктант тексты авторы – Россия язучысы Андрей Геласимов.

Диктантка рус теленә битараф булмаган һәм үз белемнәрен тикшерергә теләүче студентлар, хезмәткәрләр килде. Казан ДАУ платформасында диктатор булып «Маскот» маркетинг коммуникацияләре агентлыгы директоры Әхмәтова Регина Иршат кызы билгеләнде.

Диктант нәтиҗәләре 21 октябрьдән соң проект сайтында шәхси кабинетта билгеле булачак.