Казан ДАУнда волейбол буенча ярышлар узды

Казан ДАУның спорт залында 15-17 мартта Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасының «Төньяк-Көнбатыш»  «А» дивизионы беренчелегенең ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Доцент Елистратов Д.Е. җитәкчелегендә ир-атлар җыелма командасы беренче урынны яулады, хатын-кызлар җыелма командасы өченче урынны алды. Хатын-кызлар командасы үзләренә финал өлешенә чыгуны тәэмин итте.  Студентлар волейбол лигасының финал уеннары апрель аенда узачак.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.