Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионаты ставкалары лигасының 4 тур матчы узды

2020 елның 10 июлендә Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча  Россия чемпионаты ставкалары лигасының 4 тур матчы узды. Матчта «Стрела» (Казан) һәм Богатыри (Краснодар) командалары катнашты. «Стрела» командасы 59:0 исәбе белән җиңү яулады. Матчта Татарстан Республикасы җитәкчеләре – Премьер-министр Песошин Алексей Валерьевич, ТР спорт министры Леонов Владимир Александрович, РФ Федераль монополиягә каршы хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Шәфигуллин Айрат Радин улы һәм башка рәсми затлар катнашты.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть