Казан ДАУның агрономия факультеты мөгаллимнәрен бүләкләү тантанасы

2019 елның ноябрендә Казан ДАУның агрономия факультетына 100 ел тулды. Ел дәвамында әлеге истәлекле дата белән бәйле фәнни, белем бирү һәм мәдәни-спорт чаралары үткәрелде. Эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – «Татмелиорация «Траст компаниясе» ААҖ, «Байер» АҖ, «Татагрохимисервис» АҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ ярдәме белән 5 махсус укыту-демонстрация сыйныфлары ачылды, «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы: технологияләр, инновацияләр, базарлар, кадрлар» дигән зур халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

4 декабрьдә юбилейны каршыларга 200 дән артык кунак җыелды. Алар арасында дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агробизнес җитәкчеләре, агрономия факультетын тәмамлаучылар һәм ветераннары, университет укытучылары һәм хезмәткәрләре бар иде. Тантаналы утырыш барышында факультетны ТР Дәүләт Советыннан рәхмәт хаты белән, агрономия факультеты мөгаллимнәрен һәм хезмәткәрләрен күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре һәм мактау грамоталары белән бүләкләү булды.

12 декабрьдә Казан ДАУның Гыйльми советында агрономия факультеты мөгаллимнәрен һәм хезмәткәрләрен 100 еллык юбилей уңаеннан бүләкләү дәвам итте.

Бүләкләр арасында федераль һәм региональ дәрәҗәдәге профильле министрлыклар һәм тармак оешмаларыннан рәхмәт хатлары, мактаулы исемнәр һәм грамоталары бар. Шулай ук Казан ДАУның исемле медальләре дә тапшырылды.