Казан ДАУның баскетбол буенча җыелма командасын хатын-кызлар командалары арасында ярышларда җиңүләре белән котлыйбыз!

10-12 март көннәрендә Казан ДАУның спорт залында хатын-кызлар командалары арасында Студентлар баскетбол лигасының финал ярышлары узды.

Ярышларда 6 команда (Казаннан 3 команда һәм Кама аръягы зонасыннан 3 команда) катнашты. Доцент Хәйруллин Р.Р. җитәкчелегендә Казан ДАУ җыелма командасы яхшы уен күрсәтте, барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны алды.

Казан ДАУ командасы өч ел рәттән кызлар арасында Студентлар баскетбол лигасында беренче урынны алып тора.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!