Казан ДАУның икътисад Институты студентлары җитештерү практикасын узу өчен Алексеевск районының «Алга» колхозына килделәр

Казан ДАУның икътисад Институты студентлары җитештерү практикасын узу өчен Алексеевск районының «Алга» колхозына килделәр. Аларны икътисад Институты директоры М.М. Низаметдинов озатып йөрде. Район һәм предприятие белән танышу очрашуын районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мусин Газинур Кирам улы һәм хуҗалык җитәкчесе Тәлгать Рифгат улы Хамматов үткәрде. Әлеге предприятие Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын комплекслы цифрлаштыру буенча пилот проектта катнаша.