Казан ДАУның КВН командасы беренче урынны яулады

8 апрельдә Татарстан Республикасы КВН командаларының 27 нче телевизион фестивале булды. Анда бөтен Республикадан 30 команда катнашты. Безнең «Без разницы» КВН командасы, Зарипова Алсу, Мостафина Алинә һәм Габитов Илдар составында, фестиваль нәтиҗәләре буенча 1 урынны яулады. Котлыйбыз!