Казан ДАУның мәгариф эшчәнлегенә яңа цифрлы технологияләр кертү буенча киңәшмә

17 июньдә КФУның санлы технологияләр үзәге базасында Казан ДАУның белем бирү эшчәнлегенә яңа цифрлы технологияләр кертү буенча киңәшмә узды. Робототехника буенча инженерлар әзерләүнең матди-техник базасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р., инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Хәмидуллин Н.Н. һәм безнең университет укытучылары төркеме актив катнаштылар.