Казан ДАУның студентлар тулай торагында Яңа ел алды чарасы

24 декабрь көнне Казан ДАУ 1А, 1Б тулай торакларында Яңа ел алды чарасы узды. Берничә атна дәвамында студентлар бу кичәгә актив әзерләнделәр. Безнең тулай торак традициясе буенча һәр катка үзенең яңа ел программасын күрсәтергә кирәк иде: катларны бизәргә һәм яклау өчен кечкенә генә чыгыш ясарга. Быел һәр катның үз тематикасы билгеле бер фильм буенча иде, ә кемнеңдер мультфильмы да бар иде. Шулай ук иң яхшы Яңа ел бүлмәсенә конкурс үткәрелде. “Жара» бию залында нәтиҗәләр игълан ителде. 

Жюри составына түбәндәгеләр керде: Хөсәенов Раил Камил улы — 1 А,Б тулай торагы мөдире , Далалеев Эрик Рафаэль улы, Нәфыйков Инсаф Рафит улы — тәрбиячеләр, Гайфуллин Илнур Хәмзә улы — Казан ДАУ китапханә мөдире, студентлар куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе, Сержанов Игорь Михайлович — агрономия факультеты деканы, Низамов Рөстәм Мингазиз улы — фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, Закиров Зөфәр Расыйх улы — хуҗалык-икътисадый эшчәнлек буенча проректор, Мостафин Әнәс Әмин улы — тәрбия эшләре буенча бүлек башлыгы, Нигъмәтҗанов Алмаз Альберт улы – халыкара бүлек башлыгы, Мөхитов Гадел Илдар улы — Казан ДАУ Студентлар Советы рәисе.

Бу кичтә бүләксез беркем дә калмады. Тантаналы өлештән соң “Жара» бию залында дискотека башланды. Студентлар кичәдән бик канәгать калдылар.