Казан ДАУның тулай торагында Изге вәли Көненә багышланган чара узды

2020 елның 13 февралендә Казан ДАУның 1 нче А һәм Б тулай торагында Изге вәли Көненә багышланган чара узды. Кич буе «Жара» бию залында романтик атмосфера хөкем сөрде. Шулай ук бәйрәм өчен фотозона әзерләнгән иде, аның янында бик күп матур фотографияләр эшләнде. Алып баручылар Эльвина һәм Радик парлар тамашачылар өчен конкурслар үткәрделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча призлар, һәм төп приз – «Лед-2» фильмына 2 билет уйнатылды.

Чарада тулай торак коменданты – Хөсәенов Раил Камил улы, тулай торак тәрбиячесе – Нәфыйков Инсаф Рафит улы, студентлар куркынычсызлык хезмәте башлыгы Гайфуллин Илнур Хәмзә улы, агрономия факультеты (2 нче уку бинасы) коменданты – Гәрәев Разил Илсур улы катнаштылар.

Кичәнең төп өлеше беткәннән соң дискотека башланды. Бу кичә һәркемгә озакка куңелле хәтирәләр белән истә калачак.