Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионатының 8 тур матчы узды

Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионатының 8 тур матчы узды. Матч «Стрела» (Казан) һәм «Булава» (Таганрог) командалары арасында булды. «Стрела» командасы 66:12 исәбе белән җиңү яулады. Матчта ТР җитәкчеләре – Премьер-министр Песошин Алексей Валерьевич, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы, ТР спорт министры Леонов Владимир Александрович, ТР буенча РФ Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе Шәфигуллин Айрат Радин улы һәм башка рәсми затлар катнашты.