Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар командалары арасында регби-7 буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды

2020 елның 15 ноябрендә «Тулпар» стадионында ир-атлар командалары арасында регби-7 буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Чараны оештыручылар – «Татарстан Республикасы регби федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге Үзәге. Ярышларда җиде команда катнашты. Беренче урын өчен киеренке көрәштә атказанган тренер Павел Александрович Калашкин командасы җиңү яулады. Чемпионат нәтиҗәләре буенча «Альянс» җыелма командасы икенче урында.

Югары дәрәҗәле рәсми затлардан ярышларда Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин һәм «Татарстан Республикасы регби федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы президенты – Татарстан Республикасы монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Айрат Радинович Шәфигуллин катнаштылар.