Казан ДАВУның «Тулпар» спорт комплексында каратэ буенча Татарстан Республикасы Ачык Чемпионаты һәм Беренчелеге узды

22-23 февральдә «Тулпар» спорт комплексында каратэ буенча «Кекусинкай» Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Ачык Чемпионат узды. Аны Каратэ милли берлеге Кёкусин Кайкан оештыра. Ярышларның баш хөкемдары Сихан Илсур Фаздалов, НСКК Президенты, Россия Бранч-Чифы. Спортчылар Ката (формаль көрәш) һәм Кумитэ (ирекле көрәш) дисциплиналарында көч сынашты. Турнир кызыклы, динамик ярышлар белән сөендерде. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.