«Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Татар.Бу Хакатон»

17-19 майда “Kazan Digital Week» форумы кысаларында  «Татар.Бу Хакатон»Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә оештырыла.

Хакатонда катнашу өчен мәктәп укучылары һәм студентлар мәгълүмат технологияләре өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион кушымталар һәм сервислар булдыру өчен чакырыла.

«Tatar.Бу Хакатон» җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, шулай ук ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге алачак һәм «Kazan Digital Week»халыкара форумына катнашырга чакырылачак. Хакатонның приз фонды 600 000 сум. барлык катнашучылар катнашу турында сертификатлар алачак.

Сезне «Tatar.Бу Хакатон»да катнашырга чакырабыз. Ул студентларның мәгълүмати технологияләргә кызыксынуын ачыклау һәм үстерү, сәләтле яшьләргә ярдәм итү һәм аларны дәртләндерү мөмкинлеге бирәчәк.

Хакатонда катнашу өчен 5 майга кадәр сылтама буенча гариза бирергә кирәк https://kazandigitallegends.com/tatar_bu_2024

Тулы мәгълүмат белән безнең Телеграм каналында танышырга мөмкин: https://t.me/by_hackathon

Шулай ук актуаль яңалыкларны ВКонтакте төркемендә дә күзәтеп була: https://vk.com/sanaklab