KAZAN DIGITAL WEEK 2021

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Халыкара форум – Kazan Digital Week-2021 узачак.

Чара цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга, алар нигезендә булдырылган системалар, сервислар һәм хезмәтләргә юнәлдерелгән. «Казан Экспо» заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла. Үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән җиһазландырылган.