Kazan Digital Week 2022 халыкара күргәзмәсе эше дәвам итә

22 сентябрьдә бу көннәрдә Казан Экспода уза торган Kazan Digital Week 2022 халыкара күргәзмәсе үз эшен дәвам итте. Кызыклы экспозициядән тыш, күргәзмәдә конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр дә бар. Бүген дә «Агросәнәгать комплексында Мәгариф, Фән, кадрлар өлкәсендә цифрлы трансформация (аларны чишү юллары һәм проблемалары)» дигән түгәрәк өстәл узды. Укытуда һәм мәгариф идарәсендә циффрлы технологияләрне куллану темасына, шул исәптән һөнәри компетенцияләрне формалаштыруда хәбәрләр яңгырады. «Агросәнәгать комплексында технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру» кафедральара лаборатория җитәкчесе Рәис Сабировның «Агроинженериядә модельләштерү»темасына доклады аеруча кызыксыну уятты.

Иртәгә күргәзмә үз эшен дәвам итәчәк.