Kazan Digital Week-2025: техник визитлар сезне көтә!
Барлык теләүчеләрне #KazanDigitalWeek2025 халыкара форумы кысаларында уникаль техник визитлар сериясендә катнашырга чакырабыз!
Сезне Казанның әйдәп баручы җитештерү һәм фәнни объектлары буйлап мавыктыргыч экскурсияләр, өр-яңа цифрлы карарлар белән танышу һәм тармакның әйдәп баручы белгечләре белән эшлекле очрашулар программасы көтә. Бу сезнең заманча технологияләрне үз күзләрегез белән күрү, тәҗрибә уртаклашу һәм файдалы эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге!
Мәйданчыклар һәм чаралар программасы турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча эзләгез: kazandigitalweek.com/ru/site/events?types=0%2C2
Безгә кушылыгыз һәм #KDW2025 белән бергә технологик киләчәкнең бер өлеше булыгыз!