«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Цифрлы игенчелек» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Казан дәүләт аграр университеты базасында «цифрлы игенчелек» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Укучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләделәр:

1 урын – Фатыйхов Вилдан Радик улы («Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ);

2 урын – Шиһабиев Данис Айрат улы («Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ);

3 урын – Исмәгыйлев Илмир Марсель улы («Саба аграр көллияте» ДАҺБУ).